Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көтелмәгән кунак

Үрдәгебез, күпме тырышсак та, безне үз итмәде. Кыргый үрдәк кыргый була, ахрысы. Без биргән ашауларны да бераз гына капкалады. Яннарына саламнар да куйдык, анда утырмады.

Узган ел яз көне безнең бакчада бер кош пәйда булды. Мин аны мәктәптән кайтканда күреп алдым. Үрдәк үзе, тик бик кечкенә гәүдәле. Әти эштән кайткач, аңа күрсәттем. “Кыр үрдәге бу, иптәшләреннән аерылып калгандыр, куркытмагыз, үзе очып китәр,” - диде әтием.

Нишләптер үрдәк гел бер урында утыра, без янына килә башласак, бераз гына күченә. Абыем белән бик озак күзәттек без аны. Аңлап алдык, кунагыбыз имгәнгән булып чыкты. Нишләтергә белмәдек башта. Этләр тисә? Очып чыга алмаса? Безнең бакча коймалап алынган – эт-мазар керә алмый икән. Димәк, бакчада гына тотабыз. Үрдәгебез, күпме тырышсак та, безне үз итмәде. Кыргый үрдәк кыргый була, ахрысы. Без биргән ашауларны да бераз гына капкалады. Яннарына саламнар да куйдык, анда утырмады. Интернеттан карап, укып, янында мәш килдек абый белән. Әти белән әни дә булышты, билгеле. Көн дә урынын үзгәртеп торды үрдәк, димәк, акрынлап йөри. Ә безгә йөргәне бер дә күренмәде. Акрынлап курыкмый башлады. Янына килсәк, тавышлар да чыгара.

“Тазарып килә кунагыбыз,” - ди әти белән әни. Чыннан да, өч атналап вакыт узгач, үрдәк юкка чыкты. Очып китә алган, без бик куандык.
Быел да һавадан аны күзәттек әле. Исән-сау очып узганда, бәлки безгә сәлам бирер...


Алсу Кәримова,
Норма урта мәктәбенең
5 нче Б сыйныфы укучысы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе