Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Көткән кунак" быел иртәрәк килде яки су басу галәмәтләре

Яз килү белән тормыш җанлана. Кояш көлә, карлар эри (хәер, анысы быел бик аз яуды), җылы яктан кошлар кайта башлый. Тагын... өй астына су керә. Менә монысы, чыннан да, тормышны җанландыра, җәмәгать. Кырык эшеңне кырык якка ташлап орлыклык бәрәңгеләрне урнаштыру өчен арлы-бирле чаба башлыйсың.

Җомга кич эштән кайтышлый гына килендәшем белән шул хакта сүз каткан идек.

- Кермәс быел, туң юк, кар сулары җиргә сеңә, - дигән иде. Мин әйе дип җавап кайтарсам да, күңелемнең бер өлеше һич ризалашмады. Өйгә кайтып керү белән подвалга юл алдым. "Көткән кунак" миннән алда килгән булып чыкты.

Җәмәгать, сез дә игътибарлы булыгыз: быел кар аз яуды, туң юк, су кермәс дип әйтеп булмый. Орлыклык бәрәңгесез кала күрмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев