Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көтмәгәндә аяусыз үлем Сезне арабыздан бик иртә алып китте

Бүген район мәгарифе җәмәгатьчелеге лаеклы ялдагы укытучы Резеда Рәфкать кызы Закирова белән хушлашты.

Закирова Резеда Рафгатовна 1957 нче елның 12 апрелендә Пыжмара авылында туа. 1972-1976 нчы елларда Арча педагогия көллиятендә укый. 1977-1981 нче елларда КГПИ да югары белем ала. 1976 нчы елда Югары Сәрдек башлангыч мәктәбендә мөдир һәм укытучы буларак хезмәтне башлап җибәрә. 1978 нче елдан Пыжмара мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. 1982 нче елда Балтач мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт юлын дәвам итә. 1984 нче елда Пыжмара мәктәбендә башлангыч сыйныфларда белем бирә.

1998-2013 нче елларда Пыжмара урта мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары булып лаеклы ялга китә.

Резеда Рәфгатовна безнең күңелләрдә һәрчак олы йөрәкле, бала җанлы, һәркем белән уртак тел табучы, гел көләч йөзле, күтәренке рухлы булып истә калыр.

Резеда Рәфгатовна, Сез безнең өчен алыштыргысыз үрнәк шәхес булдыгыз. Сезнең биргән киңәшләрегез, төпле фикерләрегез безгә тормышта һәрдаим ярдәм итә. Көтмәгәндә аяусыз үлем Сезне арабыздан бик иртә алып китте.

Резеда Рәфкать кызы үз эшенә ихлас бирелгән кеше иде, бик күп баланы белемле итте, тәрбияви ягын кайгыртты. Мәрхүмәнең җәсаде Комзавод авылына, мәрхүм тормыш иптәше Юныс Закиров янәшәсенә күмелде.

Хуш, хөрмәтле остазыбыз. Авыр туфрагыгыз җиңел, караңгы гүрләрегез якты булсын.

Мәрхүмәнең балаларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлыклар телибез.


Район мәгариф идарәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәрсия