Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көтмәгәндә киттең арадан

Көзнең кояшлы, ямьле бер көнендә Балтач бистәсендә гомер иткән мөхтәрәм хезмәттәшебез Луиза Әхәт кызы Ганиеваны җир куенына иңдердек.

Бар шатлыкны, борчуларны бердәй күреп эшләгән, лаеклы ялга чыккач та аралашып яшәгән Луиза апабыз мәңгелеккә безне, гаиләсен, якыннарын ташлап, бакыйлыкка күчте.

Луиза Әхәтовна 1947 елның 6 сентябрендә Балтач авылында дөньяга килә. Балтач урта мәктәбендә белем ала. Хезмәт юлын 1966 елда Балтач урта мәктәбе китапханәсендә башлый. 1967 елда КПСС райкомында районның статистикасын алып бара. 1990 елда район Советы халык депутатларының инструкторы итеп күчерелә. 1991 елда биредә үк машинистка булып эшли. 1995 елда райсоветның социаль ярдәм бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 2003 елда район социаль яклау бүлегенә өйләргә барып хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе була. 2008 елда лаеклы ялга чыга.

Кайда гына эшләсә дә, тыйнак, сабыр, җаваплы,  кешегә йомшак карашлы Луиза Әхәтовна үзе турында бары тик яхшы фикерләр генә калдырды. Ярдәмчеллеге белән аерылып торды, нинди генә киңәш сорасак та булышты. Аны югалту һәммәбез өчен дә бик авыр. Хуш, сау бул, Луиза Әхәтовна. Сезнең якты истәлегегез, җылы сүзләрегез, ягымлы карашыгыз күңелләрдә мәңге сакланыр. Караңгы гүрләрегез якты, урыныгыз оҗмах түрләрендә булса иде.

Мәрхүмәнең гаиләсенең, балаларының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз, ныклы сабырлык телибез.

Район социаль яклау һәм “Наз” халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге коллективлары.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәрсия