Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Куанып, сокланып яшик

Бистә урамнарында җәй буе эш барды. Беркөнне эштән кайтып барышлый юлчыларның берсе үземә үк "кеше эштән кайта, без эшлибез", ди.

Ул аны зарланып та, уфтанып та әйтми, киресенчә, эше барына куанып әйткәндәй тоелды миңа. Юкса, йөзенә ул кадәрле елмаю чыкмас иде. Хезмәт урының булып та, тотып эшләр эшең булмаса да яман, ил андый чакларны да кичермәде түгел, кичерде.

Бистәдә барган эшләр, сүз дә юк, район халкы өчен эшләнә. Ни генә дисәләр дә, район үзәге көннән-көн күзгә күренеп үзгәрә, матурлана бара. Берни дә эшләмәгәндә эшләмиләр дип битәрләү, эшли калсаң гаеп табу безнең халыкның гадәткә кергән чире инде ул. Аңа аптырарга кирәкми.
Нинди зур, иркен парклар булдырдылар! Райондашларыбыз әкренләп бирегә килеп ял итәргә өйрәнә, шимбә-ял көннәрендә кеше тагын да күп була. Бәйрәмнәр хәзер биредә үтә. Балалар, яшьләр өчен әйтеп бетергесез дәрәҗәдә әйбәт урын булды бу.
Район җитәкчелеге киләсе елга тротуарларны тәртипләүне күздә тота. Районда яшәүчеләрнең гозере игътибарсыз калмый, өйрәнелеп, хәл ителеп торыла. Тормышларның шулай җай белән баруына сокланып яшәргә кирәк, күз тидермичә генә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250