Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кукмара районындагы кеше үтерүче үгез

Зур хайваннар янында булганда барыннан да элек куркынычсызлыкка игътибар итү кирәк шул. Кукмара районы Березнеки авылында да 500 килограммлы зур үгез япкан җиреннән ишекне сөзеп ачып, ишек алдында йөргән 80 яшьлек хуҗасына ташлана.

Бу хәлне узып баручы яшьүсмер күреп, ярдәмгә кешеләрне чакыра. Кычкыру, сызгыру, үгезнеӊ игътибарын башкага юнәлтү дә ярдәм итми, кан эчендә яткан олы кешене тиз генә ала алмыйлар. Бары колгалар, сәнәкләр һәм арканнар кулланып үгезне читкә җибәрә алалар. Больницада бер сәгать азапланган олы яшьтәге хуҗа кеше җан бирә. Бу турыда "Эфир 24" каналы хәбәр итә.
Фото: http://uglich.ru/news/pravo/2006/8/2/news1920/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250