Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кукмара районының “Туган як” музеенда

Агымдагы елның 27 нче декабрендә «Социаль туризм» программасы кысаларында "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы мөмкинлеге чикле кешеләр Кукмараның "Туган як" музеена сәяхәт кылдылар.

Музей экспозицияләре Кукмара районының ХIХ гасырга кадәрге тарихын сурәтли. Музейда Кукмара җирлегендә табылган археологик табылдыкларның күбесе көмештән ясалган һәм анда хатын-кызларның күптөрле бизәнү әйберләре куелган. Шулай ук биредә борынгы замандагы итек басу фабрикасы җитештергән әйберләр, 1970-1990 еллардагы Володин атлы эшмәкәр остаханәсендә ясалган бакырдан эшләнгән көнкүреш әйберләре урын алган.
Музейдан алган мәгълүмат барлык тернәкләнүчеләр күңелендә якты истәлекләр калдырды. Китәр алдыннан алар музей хезмәткәрләрен Яңа ел белән котлап, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250