Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында өч көнлек матәм игълан ителде

Йортта чыккан янгында өч һәм алты яшьлек малайлар үлгән. Өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән булган.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Кукмара районында Яңа Сәрдек авылында янгында балалар үлеменнән соң өч көнлек матәм игълан ителгән. Бу турыда Татарстанның Кукмара районы администрациясе порталында язылган.

“Янгында балигъ булмаган балалар үлеме сәбәпле, аларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, Кукмара районында өч көнлек матәм игълан ителә. 22, 23 һәм 24 февральдә барлык чаралар да кичектерелә. Балаларның фаҗигале төстә гомерләре өзелү сәбәпле якыннарының һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз”, диелгән хәбәрдә.

Кукмара районы, Яңа Сәрдек авылында, бертуган ике бала янгында һәлак булган. Аларны өйдә бикләп калдырган булганнар, дип хәбәр итә "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсе.

"Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр бүген 10.11дә 112 номерына килеп иреште", - дигәннәр министрлыкта.

Ачыкланганча, өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән. Өлкән яшьтәге ханым, балаларны өйдә калдырып, ишегалдына чыккан. Янгын чыкканын күргәч, ул өйгә кермәкче булган, әмма төтен исеннән аңын югалткан.

Хатын-кызны күршеләре алып киткән һәм коткарырга өлгергән. Сабыйларга ярдәм итә алмаганнар - куе төтен аркасында өйгә кереп булмаган.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын