Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кукмарадагы аяныч хәл бездә була күрмәсен

З1 декабрь кичендә, 21.40 сәгатьтә Кукмараның Магистральная урамында Форд Фьюжин машинасы 1972 елгы җәяүле ирне бәрдерә. Җәяүле тиеш түгел урыннан юлны аркылы чыккан. Алган җәрәхәтләреннән ул шундук үлә.

Бездә кайчакта җәяүле сукмагыннан чыгучыга да юл бирүче юк, дип зарлана райондашлар. Алдыбызны-артыбызны карап кына йөри күрик инде, берүк. Бәйрәм көннәрендә бигрәк тә. Кәефләнеп алган шоферларга юлыга күрмик, аллам сакласын. ЮХИДИдәгеләр моңа юл куймас, әлбәттә. Шулай да ышанып бетәргә ярамый. Яңа ел төне тыныч булган кебек, бәйрәмнәребез дә имин үтсен, елыбыз да уңышлы дәвам итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250