Районыбыз эшмәкәрләре белән аралашканда, еш кына алар читтән кергән конкурентларныӊ күп булуыннан зарлана.
Шушы авырлыкны җиӊәр өчен берләшеп, районыбызда җитештергән товарларны үз итеп, сатып алучыга тәкъдим генә итәсе бар югыйсә.
Бу турыда инде район башлыгы югарылыгында зур сөйләшү дә булган иде, мәсьәлә шул сөйләшүдән артык узмады кебек. Районыбызда Чаллы, Малмыж шәһәрләрендә җитештерелгән икмәк продукциясе даими тәкъдим ителә.
Менә Чутай авылында булган вакытта авыл уртасында урнашкан шәхси эшмәкәр кибетенә Кукмарадан кадәр килеп, күп төрле икмәк калдырып киттеләр. Сатыла икән, димәк бу товарга ихтыяҗ бар.
Бу очракта үзебезнеӊ җитештерүчеләрнеӊ читләргә караганда сыйфатлырак, тәмлерәк, отышлырак итеп товарларын тәкъдим итүләре кирәк икәнен һәркем аӊлый, әмма тормышка ашыручы гына юк. Административ алымнар кулланып базар мөнәсәбәтенә яраклашу авыр шул.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев