Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кукмараны Балтачка кушалар?..

Район суд приставларын Кукмараныкы белән кушалар икән. Шунда кадәр барып йөрисе булыр микәнни дигән хәбәр таралды.

- Юк, - диде безгә Балтач районы буенча суд приставлары хезмәте җитәкчесе Наил Рәфгатович Гайнанов. - Кукмарага барып йөрисе булмый. Кушылуын кушыла, тик Кукмараныкы Балтачка.

- Балтачтагы кайбер оешмаларны күршеләргә кушканда, сезнең белән ничек алай булды әле?
- Судлардан безгә кергән эшләр вакытында үтәлеп барды һәм бара. Бу яктан республикада үрнәк саналабыз. Ә Кукмарада хәрәкәткә китерелмәгән эшләр бик күп җыелган. Шуңа күрә системада оптимильләштерү башлангач, Кукмараны безгә кушуны нәтиҗәле булыр дип тапканнар.

- Кукмара зур район. Бик зур эш өстәлә икән.
- Шулай. Үзебезнең коллектив белән генә, бик тырыш булсалар да, ерып чыкмалы түгел. Шуңа күрә штатлар да арттырыла. Хәзер бездә 10 кеше эшли. Шушы елның 1 октябреннан тагын 15 белгеч алыначак.

- Кукмаралар үзләре калмый мени?
- Калучылар да булыр, әмма күбрәк үзебезнең райондашлар арасыннан кешеләр сайларга туры киләчәк. Компьютерда электрон документлар белән эшли белгән юриспруденция буенча укыган кадрлар җыябыз.

- Алайса, шактый кеше эшле булачак икән әле.
- Аллаһы боерса. Эшкә алганда банк, суд, прокуротура, полиция системасында беркадәр эш тәҗрибәсе булганнарга өстенлек бирәчәкбез. Бер машина белән шоферыбыз бар иде, тагын бер машина һәм шоферга штат бирәләр. Чөнки Кукмара районнары авылларына да йөреп эшлисе була.

- Инде эшегезнең төп асылын да әйтеп китсәгез иде. Эш сорап килүчеләр дә кая килгәннәрен белеп торыр.
- Приставларның төп эшчәнлеге суд карарлары нигезендә кешегә үз хокукларын яклауга ярдәм итү. Мәсәлән, милкен, акчасын алып бирү. Шул ук вакытта төрле оешмалар арасындагы алыш бирештә судлар чыгарган караларны үтәтү, төрле юнәлешләр буенча салынган штрафларны түләттерү һәм башка күп эшләрне вакытында үтәттереп бару безнең өстә.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250