Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кукурузның ниләрдән файдалы икәнен беләсезме?

Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, кукурузда организм өчен мөһим булган бөтен төр витаминнар да, микроэлементлар да бар.

Аның составында В, РР, К һәм Е витаминнары, тимер, цинк, калий, аз күләмдә натрий бар. Кукуруз составындагы фосфор баш мие эшчәнлеген яхшырта, теш һәм сөякләрне ныгыта, нерв системасы эшчәнлеген көйли. Ә иң мөһиме — кукуруз составында тиз үзләштерелүче һәм нервларны тынычландыручы алтын бар.

Кукуруз клетчаткага да бай. Клетчатка, эчәклекне чистартып кына калмыйча, организмдагы яман шеш китереп чыгаручы калдыкларны тышка чыгара. Кукурузга алтынсу төс бирүче каротиноид шулай ук яман шешкә каршы көрәшә. Ул кандагы холестеринны да киметә, атеросклерозны да кисәтә.

Дөрес тукланган карт кешенең күзе яхшы күрә, дип белдерә диетологлар. Сары пигментлы яшелчә һәм җиләк-җимешләр күзләрнең күрүен сакларга ярдәм итә. Сары кукуруз чәкәннәре, кишер, кабак һәм әфлисун кебек үк, күз өчен бик файдалы. Тик дәвалану өчен яшь, сөтле чәкәннәрне сайларга кирәк. Артык картаеп киткән кукурузны организм бик авыр эшкәртә.

Кукуруз маенда гомерне озайтучы Е витамины күп. Кремнарга юкка гына кукуруз мае кушмыйлар. Ул тиренең сыгылмалылыгын, саклану үзлеген арттыра. Чәкәнне чорнап алган "чәчләрне" халык медицинасында бәвел һәм үт куучы, кан агуны туктатучы буларак кулланалар. Аларны кукуруз өлгереп җиткәнче җыеп, ачык һавада киптерәләр, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com

Автор: Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кукуруз халык медицинасы файдалые ризыклар