Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кулай алым

Социаль яклау бүлегеннән мондый эчтәлектәге хат алдык: «Социаль яклау чаралары турында белешмә алу өчен үзегезнең кәрәзле телефон номерларын яки электрон почта адресларын кыска срокларда түбәндәге телефоннарга хәбәр итүегез сорала», диелгән анда.

Моны болай дип аңларга кирәк, хәзерге вакытта мәктәптә укучы баланың алган билгеләре әти-әнинең кәрәзле телефонына хәбәр (сообщение) булып даими килеп тора. Социаль яклау бүлеге дә әнә шундый алым белән инвалидларга, азкеремле гаиләләргә, кыскасы, социаль яклауга мохтаҗ төрле категория гражданнарга социаль өлкәгә кагылышлы законнарга нинди үзгәрешләр кертелгәнлеген, яңалыкларны җиткереп барырга тели. Үзегезгә кагылышлы бөтен хәбәрләрне тиз арада, даими белеп торасыгыз килә икән, моның өчен 2-57-94, 2-64-32, 2-41-93, 2-45-94 телефоннарына шалтыратып, кәрәзле телефон номерыгызны, яисә электрон почта адресыгызны әйтү җитә. Миңа калса, телефон уңайрак булыр, чөнки ул һәрчак үзебез белән, ә электрон почтага карамыйча калган көннәр дә күп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250