Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кунакка бүләксез, күчтәнәчсез?

Бездә, татарларда, бик күркәм бер гадәт бар. Кунакка күчтәнәчсез, бүләксез бармыйлар.

Танышларымның кызы, кияүгә чыгып, Төркиядә яши. Инде ике балалары бар.

– Төркиядә туганнар гел аралашып яши. Хатын-кызларның күбесе эшләми, өйдә, балалар тәрбияли. Кунакка күп йөрешәләр. Әмма ничә кеше килсәләр дә, бервакытта да күчтәнәч, хәтта туган көне булган балаларга да бүләк алып килмиләр.

Башта аптырадым, аннан ияләштем. Әмма үзе кайсына гына барсам да, бүләксез, күчтәнәчсез бармаска тырышам. Бүләк бирүнең дә, алуның да сөнечле, рәхәт әйбер икәнен аңладылар, хәзер алар да балаларның туган көннәренә бүләк бирә башладылар, – дип сөйли ул.

Әнә шулай, танышымның кызы Төркиядә дә татарларның матур гореф-гадәтләрен тарату өстендә эшли...

Ә сез бүләк бирергә яратасызмы?
–Юк
–Яратам
–Дөрестән дә, бирүе дә, алуы да күңелле
–Бездә дә бүләк бирү гадәте юк
–Алганда рәхәт булса да, бүләк сайлаудан да авыр эш юк
–Бирергә яратам, алырга – юк

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләк