Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күңелләрдә лаеклы урын алган җәүһәр турында

Ачык тәрәзә артында Нәни малай Габдулла Тальянның сихри көен Отып калмакчы була.

Районыбызның Сосна авылын искә алуга татар дөньясында танылган мәдрәсәсе, аның укымышлы имамнары, муллалары, шул муллалар нәселеннән булган дөньяга танылган академик Әхмәт Мазһаров, татар мәдәниятендә үзгә урын алып торучы баянчы, композитор Рәшит Мостафин, дөнья тамашачысын шаккаттырган, 30 елдан артык гөрләтеп кул чабулар астында Татарстан дәүләт һәм җыр-бию ансамбле тарафыннан башкарылучы «Сосна чабатасы» күз алдына килеп баса. Чал тарихлы авылның үткәненә һәм бүгенгесенә күз салсаң, анда аянычлы һәм гыйбрәтле язмышлар да, авылны яратып, аның өчен җан атып яшәүче шәхесләрнең күпләргә өлге булырлык тормыш юлы да бар. Бүгенге көндә татар моңын саклап, аны баетучы, сүнгән күңелләргә ялкын өстәүче, кайгыларны оныттырырлык итеп башкаручы Сосна авылының хөрмәтле шәхесе белән таныштырып китәрбез.

– Сәхнәгә без Сосна авылыннан бер дистә тальянчы чыга идек, район үзәгендә уза торган зур, тантаналы концертларның берсеннән дә калмадык, республика сәхнәсендә чыгышлар ясадык, заманында зур дәрәҗә булган Татарстан телевидениесендә өч тапкыр тапшыру төшерер өчен чакырылдык, болар барысы да шушы авылда эшләгән механизаторлар, колхоз хезмәтчәннәре, авыл интеллигенциясе вәкилләре иде. Мәдәният йорты директоры Әсмәбикә тырышлыгы белән дан казандык, һәр атнаны, кышын, көзен, язын район авылларына концерт белән бара идек, ул вакытлар һәркем өчен дә иң бәхетле, истәлекле мизгелләр булып саклана.

Бу вакыйгаларны Сосна авылында яшәүче, мәгариф ветераны Габдулла ага Ситдыйков белән барлап алдык. «Әтиебез Мөхәммәтгали атлы иде. Динебезгә авыр чорларда әти авылның мәэзине булды, бу үз чиратында гаиләбезгә зур авырлык тудыра, авылда торырга мөмкинлек калмый. Төрле мыскыллаулар, әтине район үзәгенә чакырып допрослар алу, ялалар ягу – болар барысы да кабатланып тора. Аяныч хәл килеп чыкмасын өчен без Мари республикасына күчеп киткәнбез һәм мин шунда туганмын», – ди Габдулла ага.

Әтиләре Мөхәммәтгали дә шунда вафат була, татар авылы зиратында җирләнә. Авылга кайткач аларны олы йөрәкле, данлыклы балта остасы Муса гаиләсе сыендыра. Яңа гаилә башлыгы Габдулланың гармунга тартылуын күреп, аңа тальян бүләк итә. Бу вакыйганы шагыйрә Илсөяр Иксановага сөйләшү барышында җиткергәч, ул тиз генә аны шигъри юллар аша түбәндәгечә тасвирлый:

– Ачык тәрәзә артында

Нәни малай Габдулла

Тальянның сихри көен

Отып калмакчы була.

Йөри шулай моң түгелгән

Тәрәзләр тирәсендә.

«Йөрмә, ди үги әтисе, –

Ятим шул, димәсеннәр.

Алып кайта яшел тальян.

Тальян түгел бу – Хыял!

Бу хыял күпме кешенең

Күңеленә канат куяр!

Менә шул яшел тальяннан башланган, аның аерылгысыз юлдашына әверелгән гармун моңы Габдулла аганы гомер буе озатып бара. Укыганда тәнәфесләрдә мәктәпнең ак төстәге гармунына чират торып, бер-берсеннән көнләшеп уйнаганнар. Ул заманда гармун-тальян уйнамаган малайлар, үсмерләр бик сирәк була. Клубта кичләрен кичәләр көндәлек диярлек була, ә анда, хәзергечә әйтсәк, гармунчылар арасында конкуренция бик зур, иң башта иң оста гармунчы уйный, аннан соң аннан калышыбрак уйнаганы, кичәнең ахырында инде гармун бик булдырмаган егет кулына күчә. Беркемнең дә ахырдан калып уйныйсы килми, димәк, һәркем остарак уйнарга тырыша. Габдулла аганың оста гармунчы, баянчы булып китүендә республиканың танылган музыканты Рәшит Мостафин белән аралашуы да тәэсир иткәндер. Аның әнисе Сосна авылыннан, аларның балачак еллары бергә уза. Җиде сыйныф укыгач, колхозда эшләп чыныгу алу, Балтач урта мәктәбен тәмамлау, Бөрбаш мәктәбенә укытучы итеп билгеләнү – болар Габдулла Ситдыйковның туган авылына, мәктәпкә укытучы итеп билгеләнгәнче узган гомер баскычлары. 42 ел туган авылында балаларга төпле белем, ныклы тәрбия бирүче, класстан тыш чараларның мөһимлеген төшендерүче, үзенең тальян моңнары аша халкыбызның асылын җиткерүче мөгаллимнең төп ярдәмчесе, аның гармуны була. Мәктәптә, бигрәк тә магнитофоннар барлыкка килгәнче, кичәләрне уздыру гармунчы җилкәсенә төшә. Әти-әниләр каршында сыйныфлар чыгышы, мәктәпнең концерты, мәдәният йортында уза торган чаралар, авылларга концерт белән йөрү, район, республика бәйгеләрендә катнашу – болар барысы да исәпкә алынмаган, бизмәнгә салып үлчәргә кыен булган, күп очракта бәяләнмәгән хезмәт тә. Ә шулай да, ул елларны сагынып искә ала Габдулла ага. Гармунчы егеткә, гадәттә, бик чибәр кызлар тәтеми, чөнки син гармун уйнаганда егетләр чаярак кызларны сөйләштереп куялар. «Ә менә миңа бәхет елмайды, безнең кебек баштарак авылдан күчеп китәргә мәҗбүр булган, соңыннан гаиләләре кире кайткан, үзебездән ерак тормаган Наиләне Ходай миңа гомерлек яр итеп насыйп итте», ди ил агасы. Аларның бу тормышта бер-берсенә таяныч, авылда үрнәк гаилә булып яшәүләренә тиздән 55 ел булачак. Үзләре әни-әти булган кызы Раилә һәм улы Фирдәвес гаиләсе, дүрт онык һәм өч оныкчык бергә җыелгач, җайлап кына тальянын тарта Габдулла ага. Араларыннан барыбер берсе тальян-гармунга өйрәнер әле, дигән өметемне өзмим әле, ди ул. «Уза гомерләр искән җил кебек», дип җырласак та, картаясы килми, беренче тапкыр Казанга килгән Россия Президенты Владимир Путинны тантаналы каршылау җыенында, республика җитәкчеләре алдында чыгыш ясау, «Уйнагыз, гармуннар!» бәйгеләрендә катнашу һәм зур җиңүләр – болар барысы да уртак хезмәт икәнен ассызыклый ветеран. Янында һәрчак ярдәм итүче Наиләсе, бер йортта гомер кичерүче улы Фирдәвес һәм кызлары кебек  күргән киленнәре Эльвира, уртак тел табып эшләгән мәктәп коллективы, башында талантлы, данлыклы Әсмәбикә ханым торган моң сөюче дуслары булганда, дөньяны гөрләтеп, үзебезнең моңнарны яңгыратып  яшәргә була әле. Бары сәламәтлек кенә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев