Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Куныр Сабан туен яңгыр гына боза алмый ... (фото)

Иртәдән үк көннең бераз яңгырлы булуы бик күпләрнең кәефен төшерде, кунак көтүчеләр кайтырлар микән дип борчылса, Сабан туен ел буе зарыгып көтүчеләр бәйрәм булыр микән, юк микән дип фаразлады.

Куныр авылы Сабан туе 11 сәгатькә билгеләнгән булса да, икедә генә башланды. Яңгыр яву үзенекен итте, мәйданда башка елларга караганда халык аз иде, уеннарда да сүлпән катнаштылар. Әмма Сабан туе үтте. Теләге булганнар уеннарда да катнашты, җырлады да, биеде дә.
Мари Иле Республикасыннан кунакка кайткан Кавил Сафиуллин:"Сабантуйны яңгыр гына боза алмый. Ул бит беренче чиратта туганнар белән бер очрашу бәйрәме", диде. Чыннан да, туганнарны, дусларны танышларны очраштырды Сабан туе. Күрешергә һәм милли гореф-гадәтләрне тагын бер кат күңелләрдә яңартырга сәбәп булды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250