Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Куныр авылында яшәүче Гөлназ белән Илнар Шакирҗановлар гаиләсендә туган өч игезәк ир балага 7 ай

Әти-әниләребез безне тәрбияле, итагатьле итеп үстерә алганнар.

 Узган ел Куныр авылында яшәүче Гөлназ белән Илнар Шакирҗановлар гаиләсендә өч игезәк ир бала туу районыбызның ел вакыйгасына әверелде. Үткән ел азагында “Хезмәт”ебез сайты үткәргән сораштыруда иң күп тавышны нәкъ менә өч игезәк – Мөхәммәд, Ибраһим, Сөләйман җыйды.

– Сабыйларыбызга 7 ай булды менә, – ди сөйкемле әниләре Гөлназ. – Ирем бик нык булыша, әти-әниләребез бик әйбәт, ярдәмчел, абыем-апам үтә дә туганчылыклы, Аллага шөкер. Дәүләттән ярдәм йөзеннән шәфкать туташы булмас микән дигән идек, булмады ул. Хәзер менә, лаеклы ялга чыккач, авылыбыз фельдшеры Гөлшат апа булыша. Әти-әниләребез безне тәрбияле, итагатьле итеп үстерә алганнар, шуңа да кыенлыклар алдында югалып калмыйбыз. Кызыбыз Назилә белән улыбыз Ильяс та энеләрен бик яраталар.

Ишле, күркәм, тату гаиләгә Яңа ел өр-яңа сөенечләр  алып килсен, бәхеткә күмелеп, шатлыкка төренеп яшәүләр насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әфәрин, авыдашларым-туганнарым! Котлыйм, бәхетләре белән туган балалар булсын.

    Теги: игезәкләр