Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кунырлыларның өметләре зурдан

Куныр мәдәният йортындагы 1066 номерлы сайлау участогында Куныр һәм Шода авылы халкы үз тавышын бирә. Референдумга килүчеләрнең күпчелеге әлеге чараның бик тә кирәкле булуы хакында әйтеп үттеләр.

Ник дигәндә, үткән ел әлеге акчаларга күп кенә эшләр башкарылган, шулай да әле эшлиселәр калган. Быел алар тулысынча хәл ителеп бетәр, дип өметләнәләр алар. Шуңа да референдумга да, үз тавышларын бирер өчен җаваплылык тоеп килгәннәр.

2019 елга әлеге җирлектә үзара салым 600 сум итеп билгеләнгән. Эшләнәсе эшләргә килгәндә, Куныр авылында Ибраһимов, Киров урамнарында юлларның асфальт- бетон катламын норматив халәткә китерү, су белән тэмин итү проектын эшләү; Шода авылында Пионер урамы юлын ремонтлау, Каенсар елгасы аша күпер төзү планлаштырыла.

Шулай ук әлеге җирлеккә караган Дорга авылында Школьная урамында юлны һәм күперне ремонтлау, янгынга каршы ике гидрант урнаштыру, янгынга каршы колонкалар һәм аларны комплектлаучы эшләнмәләр сатып алу; Улисьялның Центральная урамында юлны ремонтлау; Кургемда һәм Курамьялда урам утларының яктырткычларын алыштыру, чишмәне төзекәнлдерү; Кускем авылының Пионерская урамын ремонтлау күздә тотыла.

Сүз уңаеннан, сайлау участокларына мөһим сәбәпләр аркасында килә алмаган, ягъни авыру яки өлкән яшьтәге кешеләрне өйләргә барып сайлатуны оештырганнар, аларның саны 70кә җиткән. Сайлатучылар сайлауларны тиешле дәрәҗәдә оештырды. Сайлаучылар аларның хезмәтеннән канәгать калды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: референдум