Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кунырның «Көег»е ник елый? (+фото)

Куныр авылының "Көек" чишмәсе күп еллардан бирле ташландык хәлдә торды.

2015 елның җәендә ул чактагы авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхадуллин инициативасы белән торбалар сузып суын олы юлга якынрак китереп, танымаслык итеп ясап куйдылар. Авылның алтын куллы, үз эшенең остасы булган эретеп ябыштыручы Илһам Ваһитов һәм калай эшләре остасы Фәрхәт Мөбарәкшин тырышлыгы белән тудырылган матурлыкка күпләр рәхмәт укыды.

Әмма матурлыкны тудыру гына аз, аны саклый белү кирәк. Бүгенге көндә чишмә яны чүп басуын хәтерләтә. Кеше буе үләннәр күңел биреп башкарган хезмәтне юкка чыгара. Бу гамәл кунырлыларны бер дә бизәми. Килешәсезме?

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев