Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кура җиләге кайнатмасы куе булсын, дисәгез...

Җиләк-җимеш мул чагында кышкылыкка витаминлы сый әзерлик.

Кайнатма әзерли торган савыт һәрвакыт чиста торырга тиеш, аны башка максатта кулланырга ярамый. Кайнатманы җиз яисә бакыр таста кайнату яхшырак.

Крыжовниктан һәм сливадан кайнатма әзерләгәндә бу җимешләрне алдан тишкәләп чыгарга кирәк — ул чагында алар сиропны ныграк сеңдерә.

Кайнатмада җимешләр формасын сакласын, дисәгез, аларны 3 сәгать кайнар сиропка салып тотыгыз.
Кара миләш кайнатмасы артык төче булмасын өчен аңа бераз алма яки кызыл карлыган суты кушып кайнатыгыз.
Әгәр кайнатма кайнатканда озак куермый икән, аз гына лимон суты кушып җибәрегез.

Кура җиләге кайнатмасы куе булсын, дисәгез, шикәр комын икегә бүлеп салыгыз. Яртысын — кайната башлаганда, калган өлешен — кайнатып, газны сүндергәч. Шикәре эресен өчен кайнатманы яхшылап бутагыз, тик кайнатмагыз, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: prostyye-sovety.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә кура җиләге