Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кура җиләгеннән бик тәмле кайнатма

Җиләкләрне чүп-чардан (яфраклар, корткычлардан) чистартабыз. Аларны су белән бөркеп алабыз да дуршлагка салып саркытабыз.

Кирәк: 1,5 кг кура җиләге, 1,5 кг шикәр.

Җиләкләрне чүп-чардан (яфраклар, корткычлардан) чистартабыз. Аларны су белән бөркеп алабыз да дуршлагка салып саркытабыз. Кайнатма әзерләнәчәк савыт-сабага шикәр комының яртысын салабыз.  Аның өстенә бөтен килеш җиләкне салабыз. Калган шикәрне җиләк өстенә җәябез. Булачак  кайнатманы шушы савытында 5-6 сәгатькә сок чыгарыр өчен калдырабыз. Гадәттә, бу эшне төнгә каршы эшлиләр. Икенче көнне иртән сүрән утта шушы массаны кайната башлыйбыз. Җиләкләр бөтенлеген югалтмасын өчен, акрын гына болгатабыз. Шикәр эреп беткәч, утны беразга гына көчәйтәбез. Кайнатма кайный башлагач, тагын 5 минут утта тотабыз. Барлыкка килгән күбекне җыеп торырга онытмагыз!  Банкаларга әзер кайнатманы тутырабыз да, капкач белән каплап, саклауга куябыз.

https://vatantat.ru/2020/07/28877/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнатма кура җиләге