Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Курамьялда коточкыч янгын тулы бер хуҗалыкны юк иткән (фото)

Бүген, ягъни 12 гыйнвар көнне төнге сәгатьләрдә Курамьялда Фәүзия Габделхаликова хуҗалыгында янгын чыга.

Бу хакта район янгын бүлегенә төнге сәгать 12 тулып 40 минутта хәбәр килеп ирешә. Ут телләре мизгел эчендә мунчаны чорнап ала, өй түбәсенә күчә, күрше йортка күчү ихтималы да була. Янгынны сүндерергә сәгатьтән артык вакыт китә, әмма "кызыл әтәч" хуҗаларны өйсез, мунчасыз, абзарсыз калдыра. Хуҗалыктагы бер генә әйберне дә коткарып кала алмыйлар.

Беренче фаразлар буенча янгынның сәбәпләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл итәмәү. Бүгенге көндә йорт хуҗасы исән-сау, аны туганы сыендырган.
Таһир Габдуллин фотолары.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250