Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күрдек, сокландык

Күршеләрдә...

Мөхәррәм аеның 19 нчы көнендә Кукмара районының Мәчкәрә авылында “V Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Быел ул беренче тапкыр Рәсәй күләмендә оештырылган иде. Миңа да бу укуларда катнашырга насыйп булды. Җыен башланганчы, экскурсияләр оештырылды: Мәчкәрә авылының иске зиратында сакланучы кабер ташларын (биредә 33 ташъязма истәлек саклана), төзекләндерү эшләре башланган борынгы беренче Җәмигъ мәчетен күрсәттеләр, Мәчкәрә мәктәп-интернаты музее эшчәнлеге белән таныштырдылар, җирле халык, кул эшләре осталары, имамнар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән аралашу булды. Мәчкәрә авылының тарихи мәчете бары тик иганә акчалары хисабына торгызыла икән.  Җәмигъ мәчеттә ике рәкәгать нәфел намазы, Коръән аятьләре укып, Аллаһтан мәчетне торгызуда ярдәм бирүен сорап, дога кылдык.  

Бу көнне әлеге авыл, аның тарихи мирасы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдык. Тарихи ядкәрләрне саклауда, торгызуда күршеләребез дә бик уңышлы эшли икән.  Мәчкәрә укуларының икенче өлеше Кукмарада дәвам итте. Туеш мәчетендә өйлә намазы укыганнан соң, мәчет янында гына төзелгән балалар өчен «Хидәят тәрбия үзәге» ачылды. «Үзәк 4-10 яшьлек балалар өчен булачак. Мөфтият тарафыннан расланган программаларга нигезләнеп, балаларга уен формасында әдәп-әхлак, дин дәресләрен өйрәтергә планлаштырабыз. Кызларны һәм малайларны атна дәвамында төрле дәресләр белән үзәккә җәлеп итәсебез килә. Укытучылар коллективы эшкә керешергә әзер. Бүгенге көндә төркемнәр туплау эшләре бара. Бәлки сентябрь аенда укуларны башлап та җибәрә алырбыз», – диде Туеш мәчетенең имам-хатыйбы Айрат хәзрәт Шәфигуллин. Пленар өлеш Кукмара мәдәният йортынды булды. Килгән  кунаклар тирән эчтәлекле чыгышлар ясады.

Мәчкәрә мәдрәсәсе ул вакытларда безнең тирәләрдә  имамнар әзерләүче Түнтәр, Кышкар мәдрәсәләренең берсе булган. Мәдрәсәләр үзара аралашып яшәгәннәр. Мәчкәрәгә кергәндәге зиратта Ишан кабере  бар. Анда тумышы белән Түнтәрдән булган, Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган, озак еллар мондагы мәдрәсәдә белем биргән Таһир хәзрәт күмелгән. Гади халык арасында дәрәҗәсе бик зур булганга, аны ишан дип йөрткәннәр. Шунысы куанычлы, хәзерге вакытта Җәлил хәзрәт, Түнтәрнең күренекле тарихчысы Рәфхәт Зарипов тырышлыгы белән Түнтәр мәдрәсәсенең биналарын яңарту буенча зур әзерлек эшләре бара. Бездә дә башкаларга күрсәтерлек, уртак-лашырлык бай мирас бар һәм ул саклана да. Киләчәктә бездә дә «Түнтәр укулары» оешыр әле. Моңа бөтен җирлек бар. – Мәчкәрәдән без шундый фикердә кайттык.

Солтан Фатыйхов,

район Аксакаллар шурасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев