Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Куркума үзе дару

Куркума – куе саргылт, көрән төстәге порошок, аны кибетләрдә, базарларда саталар.

Куркума дигән үләннән ясалган порошок турында соӊгы вакытларда күп ишетергә туры килә. Күпләргә аныӊ сәламәтлек өчен бик файдалы, дип сөйлиләр. Интернеттан алган мәгълумат буенча куркума турында бездә бераз сөйләшеп алыйк әле:

Куркума – куе саргылт, көрән төстәге порошок, аны кибетләрдә, базарларда саталар.

Куркуманы барлык төр ризыкка да кушарга ярый, салатмы, ашмы яисә икенче блюдалармы, аерма юк.Аныӊ куллану күләме 0,5 грамм, шуннан артыгы ярамый, пычак очына эләктереп, шуны салсагыз була.

Куркуманы 3-6 ай даими кулланганда бавыр авырулары кими, костыру, авыздан әче тәм килү тукталачак, кешенеӊ сәламәтлегенеӊ бер күрсәткече булган тел үзенеӊ төсен кызгылт-роза төсенә кайтачак. Шулай ук ашказаны асты бизенеӊ эше җайга салыначак. Атеросклероз, ягъни кан тамырларыныӊ тыгылу куркынычы бар икән, бу очракта да куркума кандагы холестерин микъдарын көйләргә булышачак. Аштәмләткеч әле табигый антибиотик та, төрле җәрәхәтләр булганда да даими куллану бары файдага булачак.

Әмма куркуманы гепатитлы кешеләргә һәм авырлы хатын-кызларга кулланырга ярамый, бу очракта йөклелек төшәргә мөмин.

Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен куркуманы куллана башлар алдыннан табиб белән киӊәшләшү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе