Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

КУРКЫНЫЧ ТӨШ КҮРСӘҢ, НИШЛӘРГӘ?

Кайчакта төшкә әллә нәрсәләр керә. Куркып уянам. Ул төш чынга ашмаса ярар иде, дип теләп ятам. Куркыныч төш күргәндә нишләргә? Алисә.

Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН:
— Начар төш күргәндә, Аллаһтан бу төшнең зыяныннан саклауны сорап, өч тапкыр дога кылырга кирәк. Сул якка өч мәртәбә төкерергә киңәш ителә. Янда йоклап яткан кешегә төкерергә ярамый. Аннары төшне берәүгә дә сөйләмәвең хәерле. Куркыныч төш күргәннән соң, тынычланыр өчен, торып, нәфел намазы укырга була. “Бисмилла” әйтеп, икенче якка борылып ятарга мөмкин. Мөслим хәдисләр җыентыгында: “Берәрегез начар төш күрсә, өч тапкыр сул ягына төкерсен, Аллаһтан шайтаннан саклауны сорап, өч тапкыр дога кылсын һәм икенче яны белән ятсын”, — диелә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев