Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Курортка барган өчен өстәп түләячәкләр

Русия чикләрендә ял итүче гражданнарга махсус субсидияләр түли башларга планлаштыралар.

"Ростуризм" шундый тәкъдим белән чыкты.

Ил эчендә ким дигәндә биш көн дәвамында ял итүчеләргә шушы субсидия эләгәчәк. Русиядә ял итүгә тотылган һәр 25 мең сум өчен субсидиянең тәкъдим ителгән күләме — биш мең сум. Әмма бер кешегә 15 меңнән артык компенсация алып булмый, хәтта ул күбрәк сарыф иткән очракта да.

Хөкүмәт бу максатларга барлыгы 15 миллиард сумга якын акча бүлергә планлаштыра.

Шулай итеп, властьлар гражданнарның игътибарын ил курортларына җәлеп итәргә омтыла, чөнки алар еш кына илдә ял итүнең бәяләре югары булуга зарлана.

"Ял өчен" компенсация алу өчен, шулай ук, "Мир" картасына ия булырга кирәк булачак. Программа бенефициарларына акча исәпләү һәм түләү өчен әлеге түләү системасы кулланылачак, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: vk.com

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туризм субсидия өстәмә түләүләр