Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Куршеләрнең хәлләре…

Арча Концертлар «Узган атнада район Мәдәният йорты сәхнәсендә «Газиз Арчам!Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул - кызларың җыры!» дигән исем астында Арчаның беренче һәм икенче мәктәпләре коллективлары чыгыш ясады. Концертлар бер сулышта барды, вакыт узганы сизелми дә калды. Никадәр хезмәт, көндәлек мәшәкатьләр, ял һәм хәтта гаилә турында да онытып...

Арча
Концертлар
«Узган атнада район Мәдәният йорты сәхнәсендә «Газиз Арчам!Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул - кызларың җыры!» дигән исем астында Арчаның беренче һәм икенче мәктәпләре коллективлары чыгыш ясады.
Концертлар бер сулышта барды, вакыт узганы сизелми дә калды. Никадәр хезмәт, көндәлек мәшәкатьләр, ял һәм хәтта гаилә турында да онытып репетицияләргә йөрүләр, йокысыз төнннәр, , борчылулар - бар да күз алдыннан үткән кебек булды. Шулай булуына ышанып әйтә алам, сөнкт укытучы халкы башкача булдыра алмый….»
Язманы тулысы белән АрскМедиа. ком сайтында укый аласыз.
Кукмара
Кукмарада полиция махсус өйрәнүләр уздырды
«Террорлык һәм экстремистлыкны кисәтү, полиция хезмәткәрләренең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерү максатында Кукмарада махсус өйрәнүләр узды. Әлеге чараларны үткәргәндә юллар ябылып, транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнде.
-Мондый төр өйрәнүләр алга таба да дәвам итәчәк, - ди полиция начальнигы Рамил Нургалиев. - Район халкы да уяу булырга тиеш. Авылда, күршегездә читтән кайтып төпләнгән кешеләр, таныш булмаган затлар турында үзвакытында полициягә хәбәр итәргә кирәк…»
Кукмара хәбәрләре турында http://www.kukmor-rt.ru/ сайты аша белә аласыз.
Саба
Сабада яшәүче хатын-кыз балигъ булмаган үги кызына мәрхәмәтсезлек гамәле кылган
«18 февральдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән чираттагы утырышында барысы 11материал каралды. Комиссия әгъзалары иң элек гимназиядән кергән гариза нигезендә Сабада яшәүче хатын-кызның балигъ булмаган үги кызына карата кылынган мәрхәмәтсезлек гамәле тикшерде. Үз баласын аталарча кайгыртмаганы өчен әти кешегә кисәтү ясалды һәм гаиләнең күзәтү астына алыначагы искәртелде…»
Саба районы хәбәрләрен http://www.saby-rt.ru/ сайты аша белә аласыз
Фото: http://prizyvnikmoy.ru/forum/54-655-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250