Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кычытканга җитәме соң!..

Ул бик күп чирләрдән дәва.

Самара диетология һәм диетотерапия фәнни-тикшеренү институты директоры Михаил Гинзбург фикеренчә, күпләр стресслардан, арыганлыктан һәм иммунитет какшаудан интегә. Галим күптән билгеле дару үләннәренә игътибар итәргә кирәк, ди. Шулар арасында кычыткан мөһим урын тота. Ул иммунитетны ныгытырга һәм зарарланган күзәнәкләрне савыктыруны тизләтергә сәләтле.
"Кычытканда шактый күп биоактив матдәләр бар, аерым алганда, флавоноидлар, B9 витамины яки фолий кислотасы, һәм аскорбин кислотасы, ягъни С витамины. Шушылар белән ул безнең матдәләр алмашы өчен файдалы. Кычыткан ашы һәм аны кушып җәйге салатлар әзерләүнең һич авырлыгы юк. Кычыткан белән гастрит яки язва кебек ашказаны авыруы булганда гына саграк булырга кирәктер", - ди Гинзбург
Эксперт билгеләп үткәнчә, организмда B9 витамины кытлыгы анемияне, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын, депрессияне китереп чыгарырга мөмкин. Фолий кислотасы тире һәм тырнакларның торышына, шулай ук чәч структурасына йогынты ясый. Үз чиратында, кычыткандагы С витамины кан тамырларына һәм иммунитетка уңай тәэсир итә.

Фото: robertprzybysz / DepositPhotos.

Автор: Идрис Саитгалеев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Kichitkanga-it-me-so-350538/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кычыткан