Төрлесе
Кыш үзенекен итәргә җыена: температура 21 градуска кадәр төшә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 18 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Төнлә күпчелек районнарда, көндез урыны белән кар явачак. Төнге сәгатьләрдә буран чыгу ихтималы да бар. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә һәм иртәгә иртән 11-16, аязган вакытта 19 градуска кадәр түбән төшә. Көндез бераз гына җылыта - 9-13 градус чамасы саклана.
Казанда шулай ук аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә - 13-18, көндез 9-12 градус салкын булачак.
19 декабрьгә каршы төндә тагын да салкынрак булыр дип фаразланыла. Республикада һава температурасы 12-21 градуска кадәр төшә. Юлларда - бозлавык. Бераз кар ява, томан төшү ихтималы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев