Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кыска эш көне... каралганмы?

Хөрмәтле редакция! Яңадан бәйрәмнәр җитә. Бәйрәм алдыннан хезмәт законнары нигезендә оешмаларда кыска эш көннәре каралган. Бюджет оешмаларында, бигрәк тә, балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләргә, хезмәткәрләргә бу кагыламы?

Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева: "Бу сорауга җавап бары уңай - кагыла. Хезмәтне саклау турында кабул ителгән карарлар бар җирдә дә, шул исәптән, балалар бакчаларында да үтәлергә тиеш. Балалар бакчаларында кыска эш көне буларак әти-әниләргә балаларны иртәрәк алу турында бакча җитәкчелеге алдан җиткерергә тиеш һәм шул очракта аңлашылмаучылыкка юл куелмас".

Балтач район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары җитәкчесе Резеда Гаязова: "Дөрестән дә, хезмәт турында кабул ителгән кануннарга таянып, бәйрәм алдыннан булган эш көннәре кыска эш көннәре булып санала һәм нигездә, аның дәвамлылыгы башка эш көненнән бер сәгатькә кимрәк була".

Фото: http://www.trkterra.ru/sites/default/files/field/image/new_rus/vyihodnyie-i-prazdnichnyie-dni-v-2016-godu-v-rossii-kalendar.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250