Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

КЫР БАТЫРЛАРЫ «Смәел» җәмгыяте механизаторлары Рифат Закиров, Семен Тарасов язгы чәчүдә тырышып хезмәт куя. Алар исәбендә 585 гектар җир бар. «Бөрбаш» механизаторлары исә Нурислам Сабирҗанов, Зыятдин Шәйхетдинов, Кавый Фәләхиев, Сәлимҗан Әхмәтҗанов һәм Рашит Шәймөхәммәтовлар 990 гектарда сабан ашлыклары чәчтеләр. МӘСКӘҮ ШАМИЛНЕ ЗУРЛЫЙ Россия Федерациясе Төбәкара үсеш министры приказы нигезендә, Балтач...

КЫР БАТЫРЛАРЫ
«Смәел» җәмгыяте механизаторлары Рифат Закиров, Семен Тарасов язгы чәчүдә тырышып хезмәт куя. Алар исәбендә 585 гектар җир бар.
«Бөрбаш» механизаторлары исә Нурислам Сабирҗанов, Зыятдин Шәйхетдинов, Кавый Фәләхиев, Сәлимҗан Әхмәтҗанов һәм Рашит Шәймөхәммәтовлар 990 гектарда сабан ашлыклары чәчтеләр.


МӘСКӘҮ ШАМИЛНЕ ЗУРЛЫЙ
Россия Федерациясе Төбәкара үсеш министры приказы нигезендә, Балтач район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм архитектура бүлеге башлыгының урынбасары (баш архитектор) Шамил Фәһим улы Борһанов «Россиянең мактаулы архитекторы» билгесе белән бүләкләнде.



РАМИЛ БАЛТАЧНЫ ДАНЛЫЙ
Үзбәкстан Республикасы башкаласы Ташкент шәһәрендә гер күтәрү буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Анда Рәсәй данын яклап райондашыбыз Рамил Зарипов чыгыш ясады. Шеңшеңәр авылы егете үз үлчәү авырлыгында бронза медаль яулады. Балтач данын еракларга таныткан Рамилне чираттагы җиңүе белән ихластан котлыйбыз, яңа уңышлар, нык сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250