Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кыярдан мул уңыш алу серләре

Инде күп кенә хуҗабикәләрнең теплицаларында кыярлар чәчәк атты, кечкенә кыярлар да күренә башлады. Ә ничек итеп мул уңыш алырга соң?

Моның өчен аларны даими рәвештә тукландырып торырга гына кирәк. Сезгә камыр башы (закваска) ярдәмгә килер. Аны әзерләү өчен, бер чиләк суга өч телем кара ипи салыгыз да өстен яхшылап каплап куегыз.

Чиләкне бер атнага җылы урынга куегыз. Витаминлы «су»ны кыяр тамырларына сибегез. Моны, кыяр чәчәк ата башлагач, атнага бер тапкыр эшләргә булла, дип яза Шәһри Казан басмасы.
Кыярның яфраклары саргайса, калий җитми дигән сүз. Бу очракта көл төнәтмәсен кулланырга кирәк. Бер литр кайнар суга ике аш кашыгы көл салып, ике тәүлек төнәтәсең. Суган төнәтмәсе дә булыша. Бер чиләк суга бер стакан суган кабыгы салып, чиләкне ут өстенә утыртырга, кайнап чыгу хәленә җиткәч, сүндерергә. Ике сәгать төнәткәч, кыяр өстенә сибәргә.
Фото: atmagro

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250