Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кыярга ни булды?

Быел ачык грунтка утырткан кыярлар күпләрне аптырашка калдырды.

Инде июнь ахырына өлгерә икән дип, яралган нәни кыярчыкларга карап сөенгән идек тә, июль уртасына кадәр алар шул килеш утырды.
Кемдер әнә шул кечкенә җимшәннәрен өзеп чыккач кына кыяр үсеп китте дисә, кемдер, бу көннәрдә, ниһаять, кыярлар үсә башлады дип сөенә.Сәбәбе һава температурасында дип аңлата бу хәлне белгечләр.
"Кыяр - җылы яратучы үсемлек. Ул төн җылы килгәндә генә бик яхшы уңыш бирә (игътибар итсәгез, быел нәкъ менә төннәр салкынча торды бит- мичләрне сүндерә алмый тилмердек!). Ә һава температурасы 12 градуска төшкәндә, аның үсеше дә ике тапкырга кими. Дым яратучы үсемлек булса да, төннәр салкын булганда, кыярга суның җылысын гына, анда да көннең беренче яртысында гына сибәргә кирәк".
Шулай эшләп карыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250