Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кыйммәтле дарулар да, интернет та булышмады

2 апрель көнне мәкерле, рәхимсез авыру 37 яшьлек киленем Эльмираны арабыздан алып китте...

Улым Рамилне, оныгым Ландышны ялгыз калдырды. Моннан 1 ел элек, таза-сау йөргән җиреннән кинәт кенә килеп чыккан чирне аздырмас өчен көчебездән килгәннең барысын да эшләп карадык. Иң әүвәл, район үзәк хастаханәсе табиблары бик тырышты. Казан белән элемтәгә кереп, төнге сәгать 1дә барлык табиблар, хирург, лаборантлар, шәфкать туташлары барчасы да ярдәм итте. Казанга ашыгыч ярдәм машинасында алып киттеләр. Анда исә барлык дәваларын, химия терапиясен, даруларын биреп, бик яхшы дәваладылар. Эльмира үзе дә яшәр өчен бик тырышты.
Яшәүгә өмет зурдан иде. Кыйммәтле даруларын да таптык. Халык киңәшләрен дә тыңладык, интернеттан укыганнарның да барысын да эшләп карадык, тик, файдасы гына булмады. Әнисенә, сеңлесенә бик тә авыр хәсрәт. Туганнарга, Казан хастаханәсендә, өйдә авыр чакта булышып, саклап яткан кодагыйга, Дания апасына, Гөлүсәгә, дәү әнисенә, Энҗегә, Рамилгә, Гөлиягә бик зур рәхмәт. Гомеренең соңгы көннәрендә янәдән район үзәк хастаханәсенә йөрергә туры килде. 9нчы сыйныфны тәмамлаучы кызының аттестатын алганын күрерлек булсын иде, гомерен озайтып булмасмы дип бик тырыштылар. Табиблар Илдар Сәлаховка, Рүзәл Камалиевка, баш табиб Газинур Дәүлиевка бик зур рәхмәт. Авыр кайгыбызны уртаклашкан "Татарстан" җәмгыяте җитәкчелегенә, "Балтач" икмәкханәсенә, Салавыч лицее һәм балалар бакчасы коллективларына, оныгымның сыйныфташларының әти-әниләренә, Эльмираның, Рамилнең сыйныфташларына, райпо системасына, Салавычның ферма коллективына, балаларыма, киявемә, киленемә, туганнарыбызга, дусларыбызга, Камил коданың гаиләсенә, күршеләргә, безгә ярдәм иткән, кайгыбызны уртаклашкан барлык-барлык кешеләргә бик зур рәхмәт. Киленебезнең җәсаден соңгы юлга озатырга әзерләгән кешеләргә шулай ук рәхмәт. Беркемгә дә вакытсыз ачы хәсрәтләр күрергә язмасын. Башына төшкән кешегә бик авыр хәлләр. Шуңа күрә, һәркемгә сәламәтлек, озын гомер, сөенечле хәбәрләр генә телим.

Фәния ХӘКИМОВА,
Иске Салавыч авылы.
Фото: novayagazeta-ug.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250