Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кырык көн йолалары

Безнең татар халкында бала тугачтын да үтәлергә тиешле гадәтләр, йолалар яши. Шулар белән танышып китик әле.

1. Бала тугач, аңа тиз арада мәгънәле, матур исем кушылырга тиеш. Шул исем белән дәшкән саен бала аның җисемен дә үзенә кабул итә. Исем — баланы саклый торган бер көч ул, ди борынгылар.

2. Әни белән сабые бала тудыру йортыннан кайткач, өйдә «Бәби чәе» үткәрәләр. Ягъни, барлык туганнар, якыннар бергә җыелып котларга киләләр. «Бәби чәе» ндә Коръән укыла, балага һәм аның әти-әнисенә изге теләкләр әйтелә.

3. Кайбер якларда «Бәби мунчасы»н да «Бәби чәе» белән бергә кушып үткәрәләр. Бу йоланы әбиләр бигрәк тә ярата, аның аерым шифасы бар, ди алар.

4. Кечкенә баланы 40 көнгә чаклы кеше күзенә күрсәтмәскә тырышалар: күз тиюдән саклыйлар.

5. Балаларга гакыйка корбаны чалалар. Малайларга — ике, кызларга бер сарык чалу яхшы, диләр.

http://sabantuyjournal.ru/hudzabika/5684/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев