Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кырымга билетлар сатыла башлады

Беренче поездлар анда декабрь ахырында юл тотачак.

Бүген Кырымга пассажирлар поездларына билетлар сатыла башлады. "Гранд Сервис Экспресс" компаниясе хәбәр итүенчә, әле билетлар декабрь ахырында китәчәк поездларга сатыла.

Пассажирларны ерак араларга йөрүче "Таврия" составлары ташыячак. Билетларны тимер юл кассаларында да, пассажир ташучы компания сайтында да алырга мөмкин.

Мәскәүдән Симферопольгә купеда бару — 2966 , СВда 9952 сумга төшәчәк. Санкт-Петербургтан исә билет бәяләре плацкартта - 3,5 мең сумнан, купеда 3906 сумнан.

Кырымга беренче поезд Санкт-Петербургтан 23 декабрьдә кузгалачак. Мәскәү белән Симферополь арасында поездлар 24 декабрьдә йөри башлаячак.

Әлеге мөһим эш Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә йөкләгән өстенлекле максатларга ярашлы тормышка ашырыла, дип яза Кызыл таң.  

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: поезд