Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кыш көне машинада җәйге резина белән йөргән өчен штраф салалармы?

Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Черников сүзләренчә, декабрьгә кадәр җәйге резинасын алмаштырмаган машина йөртүчеләргә штраф салмыйлар.

Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Черников сүзләренчә, декабрьгә кадәр җәйге резинасын алмаштырмаган машина йөртүчеләргә штраф салмыйлар. Ләкин ул машина йөртүчеләргә транспортны кышкы әзерләргә киңәш итте. Әлеге видео Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк телеграм-каналында чыкты.

Черников сүзләренчә, декабрьдән февральгә кадәр кышкы резина булмаган өчен йөртүчеләрне җәзага тартмыйлар. Ләкин йөртүче машинасын кышка үзе әзерләргә тиеш.

Шулай ук сезонга туры килми торган шиналы машинаны беркем дә эвакуацияләми. Моннан тыш, ябышкаклы шиналарда төрле сезонда йөреп була, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф