Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кыш бабайга хат...яздыгызмы

Мин бик хәтерләмим дә инде. Без кечкенә вакытта Кыш бабайга ышана идек. Безгә бит елка бәйрәмендә бер-ике конфет, бер-ике прәннек бирәләр иде, без инде аны Кыш бабай күчтәнәче дип өйгә күтәреп алып кайтып, бергә-бергә ашый идек.

Гөлшат ГАРИПОВА, мәгариф ветераны, Иске Салавыч:

– Мин бик хәтерләмим дә инде. Без кечкенә вакытта Кыш бабайга ышана идек. Безгә бит елка бәйрәмендә бер-ике конфет, бер-ике прәннек бирәләр иде, без инде аны Кыш бабай күчтәнәче дип өйгә күтәреп алып кайтып, бергә-бергә ашый идек. Ә болай Кыш бабайга хат язуны хәтерләмим. Безнең әти май заводында эшләде. Анда эшләүчеләрнең балаларына елка бәйрәмнәре үткәрәләр, менә шунда пакетлар бирәләр иде. Бу безгә күктән яуган Кыш бабайның күчәтәнәчләре кебек тоелды. Без аңа шулкадәр сөенә идек. Авылда, колхозларда андый күчтәнәчләр бирү юк иде әле бит ул вакытта. Кыш бабай күчтәнәчләре дип кабул итә идек шуларны.

Рөстәм ЗАҺИДУЛЛИН, өч бала әтисе, Бөрбаш:

– Юк, барыбер ишетми һәм укымый ул безнең хатларны. Ә укыганнарга өеп бирә.

Фәнис ӘХМӘДИЕВ, укытучы, Балтач:

– Кыш бабайга ышанабыз. Улыбыз Бәхтияр хат язып, “почта”га салды инде. Кыш бабай килсә ярар иде, полиция машинасы - легосити алып килсә ярар иде дип көтәбез менә хәзер.

Зөһрә ӘХМӘТХАНОВА, өч бала әнисе, Балтач:

– Моңарчы ышандылар, быел исә юк. Беләсезме, башлангычта укучы кызым ни диде миңа: “Бүләкләрне Кыш бабай алып килми, син аларны үзең интернеттагы Озон.ру дан соратып аласың”, – диде. Моңа кадәр абыйсы белән хат язалар да, почта әрҗәсенә салалар иде. Менә шундый хәлләр быел. Ә нәни Зифа ышана, бик көтә Кыш бабай килүен.

Булат СӘЙФЕТДИНОВ, редакциябезнең шоферы, Сосна:

– Улым белән кызым хат яза, аны мичтәге учакта яндырабыз, хат көл булып Кыш бабай яшәгән якларга очып китә. Аннан Яңа ел төнендә бүләкләре белән килеп җитә. Безнең гаиләдә Кыш бабайга хат язу традициясе менә шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш бабайга хат