Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кыш җитәчәк, машинаӊ салкыннарга әзерме?

Бүгенге көндә машина белән беркемне дә шаккаттырып булмый. Киресенчә, машиналы булмасаӊ, гаҗәпләнергә мөмкиннәр. Һәр көн ышанып, юлга чыга торган «атыбызны» салкыннарга әзерлибезме, бу кирәкме?

Әйе, машинаны суык вакытка алдан әзерләргә кирәк. Двигательдәге маен, свечаларын һәм аларга бара торган чыбыкларны алмаштыру, аккумуляторыныӊ клеммаларын тикшерү, чистарту, антифризның тыгызлыгын үлчәү сорала. Тормоз сыекчасын алыштыру да артык булмас. Кабина ишекләренеӊ резинадан эшләнгән өлешләрен аерым техник май-вазелин белән эшкәртеп чыгарга кирәк.

Шулай ук, машинаның салонын җылыту системасын тикшерергә киңәш ителә. Әлбәттә, машинаның бер савытында да су калдырырга ярамый. Әгәрдә тәрәзә чистарту сыекчасы урынына җәй көне су салып йөргән булсагыз, аны системадан каулатып чыгарырга кирәк. Шулай ук, аяк встына салган резина җәймәләрне алып, бер кат фен яисә җылы өрә торган вентиляторлы мич ярдәмендә киптереп чыгу бары файдага гына булыр. Барлык тәрәзәләрне эчке яктан чистарту сорала, чөнки кар яуганчы әле пычрак көннәр күп булыр, күз күреме ул вакытта начарая. Машинаны көрттән тарттырап чыгару җайланмасын, кечкенә булса да көрәкне дә багажникка салырга онытмаска кирәк.

Иӊ мөһиме – юлларда сак булсак иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автомобиль