Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кыш көне үз бакчаӊда үскән алманы ашап буламы?

Моӊа бакча сөючеләр, әйе, дип уӊай җавап бирәләр. Бары берничә төрле кагыйдәне генә үтәргә кирәк, диләр алар.

Әйтик, минераль ашламаларны чамадан тыш кертү җимешнең яхшы саклануына зыян китерә. Азот күбрәк икән, алма тиз чери, ә кальций, киресенчә, җимешне озак сакларга ярдәм итә. Фосфор җитешмәгәндә, йомшак алмалар түбән температурада күгәрә.

Җимеш өлгергәндә төп ашламаларга кытлык булмасын өчен туфракны көздән ашлап калдыралар. Һәр квадрат метрга 55-65 грамм нитроаммоска кертелә. Туфракта азот җитешмәсә, язын һәр квадрат метрга 15-20 грамм карбамид өстәлә. Кальций запасы исә известьләү юлы белән арттырыла. Ләкин шунысын да онытмаска кирәк: туфракта калий һәм магний җитәрлек күләмдә булганда гына үсемлек кальцийны тиешенчә үзләштерә ала.

Алма өлгергәч тә аның сакланышын яхшыртырга мөмкин. Җимештә кальций җитмәсә, аңа кальций тозлары эретмәсе бөркиләр. Аның белән алмагачны җимешен җыярга ике-өч көн кала эшкәртергә кирәк. Моның өчен бер чиләк суда 100 грамм препарат эретелә.

Шушы кагыйдәләрне утәсәгез, алмагыз кышка кадәр яхшы сакланачак. Әгәр инде, эше күп дисәгез, алма хәзер кыш буе да һәр кибеттә сатыла. Әмма үзеӊнеке тәмлерәк һәм файдалырак инде.

 

Интернет битләреннән

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев