Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кышка укроп әзерләдегезме әле?

Кышка әзерләнә башладыгызмы әле? Кайбер яшелчәләрне киптерү, туңдыру вакытын озакка сузарга ярамый. Әле яшь вакытларында алар сусыл, өсләре матур була.

Күпләр укропны турап, туңдыргычта саклый. Кышын аш-су пешергәндә ул үзенчәлекле тәм бирә, ризыкның төсен матурлый. Укропны җиңел генә киптерергә дә була. Моның өчен тәлинкә өстенә кәгазь салфетка салыгыз, аның өстенә яңа гына җыеп юылган укроп салыгыз. Өстенә тагын бер кат салфетка каплагыз.
Арытаба тәлинкәне микродулкын миченә куеп, 5 минут кыздырыгыз. Укроп янына стакан белән су куйсагыз, яшелчәнең төсе дә үзгәрми. Кипкән укропны учта уарга гына кирәк, ул шунда ук ваклана.

Шул рәвешле башка тәмләткечләрне дә киптерергә мөмкин. Әмма киптерү өчен вакытны төрлечә күрсәтергә кирәк. Суган кыягы, мәсәлән, озаграк кибә.

 

Фото: domstrousam.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр