Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кышкылыкка укроп хәзерләргә онытмагыз!

Бу яшел тәмләткеч организмнан агулы матдәләрне чыгарырга булыша.

Бакчада укроп өлгерү белән кышкылыкка хәзерләп кую хәстәрен дә күрергә кирәк. Әлеге тәмләткечне хуҗабикәләр аш әзерләгәндә бик яратып куллана.

Аны туңдыру бик яхшы, бу очракта тәмләткеч файдалы сыйфатларын югалтмый. Укропны яхшылап юганнан соң, суын саркытып, ваклап турыйсың һәм, кечкенә капчыкларга салып, туңдыргычка куясың.

Укропның организмга файдалы яклары бик күп. Ул - бик көчле антиоксидант. Составында аскорбин кислотасы һәм кверцетин булганлыктан, организмнан агулы матдәләрне чыгарырга булыша.

Бу яшел тәмләткеч ашказаны-эчәк трактының эшчәнлеген яхшырта. Хәтта яңа туган балага да, эче авыртканда, укроп чәе эчерәләр. Шулай ук, укроп кан басымын төшерә, аппетитны яхшырта.

Хуҗабикәләр ярата торган әлеге тәмләткеч "яшьлек үләне" булып та санала әле. Ул тән тиресен яхшырта, төсен матурлый. Укроп суы белән юынсаң, биттәге кызыл нокталар бетә, бит тиресе рәхәтләнеп тын ала, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр файдалые ризыклар