Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кышкылыкка яшел тәмләткечләр үстерәсезме?

Аларны утыртырга әле дә соң түгел.

Бакчада базилик, розмарин, майоран, чабыр үләне (тимьян, яки чабрец), эстрагон, бөтнек (мята), мелисса, иссоп, мәтрүшкә кебек яшел тәмләткечләр һәм шифалы үләннәр үстерергә мөмкин.

Укроп, петрушка, базилик, розмарин, эстрагон кебек тәмләткечләрне салатлар әзерләгәндә, кышкылыкка помидор, кыяр тозлаганда кулланалар. Кинзә (кориандр) — баллы, эфир майлы үлән. Аның яшь бәбәкләрен - аш тәмләткеч итеп, ә җимешләрен камыр ризыклары пешергәндә кушалар.

Майоранның чәчәк атканчы киселгән яшел өлеше аш тәмләткеч буларак кулланыла. Кулинариядә майоранны ит фаршына кушалар. Бу үсемлекнең киптерелгән онын төрле ашларга, кыздырылган иткә, гөмбәгә, соусларга сибәләр.

Эстрагонның яфраклары - итле, балыклы, кош итеннән, йомыркадан әзерләнгән ризыклар өчен бик яхшы тәмләткеч. Ит ризыкларын әзерләгәндә лимонлы чабыр үләне яфракларын кулланалар.

Кулинариядә розмаринны зәйтүн маена да кушалар, бәрән ите, бәрәңге, икенче ашлар пешергәндә аннан да хуш исле тәмләткечне таба алмассыз, дип яза Кызыл Таң.

 

Фото: dljadachnikov.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга файдалы киңәшләр