Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кышын вируслардан ничек сакланырга?

Яңа коронавирус йогышы, башка авырулар кебек үк, елның салкын вакытында чигенмәячәк.

Авырмас өчен, кышын һава торышы буенча киенергә, эш урынында туңмаска, битлек кияргә һәм социаль дистанцияне үтәргә кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Кышын профилактиканың барлык чаралары да саклана, бүгенге көндә бездә булган бердәнбер чара — халыкка хәзер үк киңәшләр бирергә: һава торышы буенча киенү мәҗбүри, якын көннәрдә җылылык булмаячак», — дип билгеләп үтте спикер.

Шулай ук аның сүзләренә караганда, эш урыннарында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм башка оешмаларда санпин кагыйдәләре белән нормалаштырыла торган уңайлы һава температурасы үтәлергә тиеш. Шулай ук спорт белән шөгыльләнергә, хезмәт һәм ял режимын сакларга, витаминнар өстәп, дөрес тукланырга кирәк.

Любовь Авдонина битлек кию, социаль дистанцияне үтәү кирәклеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, вируслар, шул исәптән яңа коронавирус йогышы да, кышын хәлсезләнмәячәк.

«Бүгенге көндә көзге-кышкы чор, авыруларыбыз һәм өстәвенә көчле вируслы респиратор инфекцияләре структурасына кергән коронавируслы инфекция булуын исәпкә алып, катлаулы булачак», — дип тәмамлады Авдонина.

Фото: «Татар-информ» / Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ОРВИ коронавирус Любовь Авдонина