Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кыстыбый

Камыр: 1 йомырка; 1 стакан сөт яки су; 50 г акмай; 1 бал калагы тоз; 1аш кашыгы майонез; он

Камыр:
1 йомырка; 1 стакан сөт яки су; 50 г акмай; 1 бал калагы тоз; 1аш кашыгы майонез; он

Эчлек:
1 кг бәрәңге; 1 стакан сөт; 50 г акмай; 1 суган; тоз, борыч

Эш барышы:

1. Бәрәңгене тозлы суда пешереп сөзәргә. Кайнар сөт, акмай, тоз, борыч салып төяргә. Кыздырып суган салырга. Эчлекне тастымал белән төреп куярга.

2. Төче камыр әзерлибез. Савытка йомырка, сөт яки су, акмай, тоз салып болгатырга, бераз майонез салсаң йомшаграк була. Аннан он өстәп кулга ябышмый башлаганчы камыр басарга, 20 минут ял иттерергә.

3. Камырны бер ничә кисәккә бүлеп, юка итеп җәяргә. Җәемнәрне майланмаган табада ике ягында пешерергә. Суынмасын һәм кипмәсен өчен тастымал белән каплап куярга.

4. Җәемнәрнең яртысына җылы эчлекне ягып икенче ягы белән капларга.

5. Кыстыбыйны эрегән сыер мае белән майларга. Табынга җылы килеш чыгаралар.
 

Автор @rushaniya_tim.

https://vk.com/tatarshlari

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев