Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кыяр белән помидорны аерым ашагыз!

Диетологлар кыяр белән помидорны аерым ашарга куша. Моның сәбәбе нидә соң?

Кыяр бәвел кудыра, циститны, бөердә ташлар җыелуны кисәтергә ярдәм итә. Помидорда ликопин антиоксиданты бар, ул йөрәк һәм кан тамырлары чирләреннән, яман шештән саклый.

Белгечләр раславынча, кыяр-помидор салатының файдасы аз. Ике яшелчә бергә кушылганда, антивитаминга әверелә ала икән. Ягъни помидор һәм кыяр салаты, аларны аерым ашагандагы кебек, витаминнарга бай түгел. Моның берничә сәбәбе бар.

Помидорны эшкәрткәндә ашказан-эчәк трактында — кислота, кыярны эшкәрткәндә, киресенчә, селте бүленеп чыга. Бу бавыр һәм бөерләрдә ташлар барлыкка китерә ала. Ашказаны кыяр һәм помидорны берьюлы эшкәртә алырлык ферментлар бүлеп чыгара алмый. Нәтиҗәдә газлар барлыкка килү көчәергә мөмкин. Яшь организм өчен мондый үзгәрешләр сизелми үтә. Өлкән яшьтәгеләр исә игътибарлы булырга тиеш, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

 

Фото: pixabay.com.

Автор: Фануз Хабибуллин

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр файдалые ризыклар