Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кыяр орлыгы бер төндә шытып чыксын өчен нишләргә?

Болай итеп утыртсаң, кыяр уңышы да күп була.

Кыяр орлыгын туфракка утыртсаң, һава торышы уңайсыз булса, ул берничә көн тишелми ята. Салкыннар башланса, орлыклар туңарга да мөмкин. Кыяр орлыгын кәгазь тастымалга куеп, бер төндә шыттырып чыгарырга була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Болай итеп утырткан кыяр уңышлы да була, июльдә үк кыярлары да үсә.

Гади пластик контейнер төбенә ике катлап кәгазь тастымал куярга кирәк. Кәгазьне җылы су белән чылатырга һәм орлыкларны матурлап тезеп куярга. Орлыкларга да пульверизатор ярдәмендә җылы су сиптерергә.

Контейнерны җылы урынга куеп, төнгә калдырырга. Төн эчендә беренче шытымнар чыгар, дип ышандыралар киңәш язучылар.

Аннары кыяр үсентеләрен туфракка күчереп утыртырга кирәк. Урамда җылы булмаса, тәрәзә төбендә үсенте итеп үстерә торырга була, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат ; фото: «Татар-информ» / Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр кыяр бакча эшләре