Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кыяр үсентеләренең яфраклары нигә саргая?

Кыярны өйдә үстереп чыгарырмын дигән идем. Иң элек кибет туфрагына утырттым, үлеп беттеләр. Хәзер бакча туфрагында үсәләр, яфрак очлары саргая башлады. Нәрсә җитми икән?

Кыярны өйдә үстереп чыгарырмын дигән идем. Иң элек кибет туфрагына утырттым, үлеп беттеләр. Хәзер бакча туфрагында үсәләр, яфрак очлары саргая башлады. Нәрсә җитми икән?
Алмаз ЗАҺИДУЛЛИН.

— Кыяр һава һәм туфракның дымлылыгына, җирнең уңдырышлылыгына, әчелегенә, температурага шактый таләпчән. Ул күчереп утыртканда авыр тернәкләнә. Мәсәлән, 20-25 көнлек кыяр үсентесен аз гына тамыр системасын зарарлап утыртканда да, яңа чәчелгәне аны куып җитә.

Кыяр әче туфракны яратмый. Ул нейтральгә якын яки нейтраль булырга тиеш. Кибет туфрагында үстерә алмавыгызның сере шунда. Чөнки сатып алган туфракта өске торф өстенлек итә, ул туфракның әчелеген арттыра, анда үсенте үсә алмый.

Туклыклы матдәләрдән кыяр калий җитмәүгә бик сизгер. Аның өчен иң яхшы калийлы ашлама — агач көле, анда үсемлекләргә зарарлы хлор юк, шул ук вакытта кыярга кирәкле микроэлементлар күп.

Калий җитмәгәндә, кыярның яфрак очлары саргая. Чарасын күрмәсәң, сарылык яфрак читләренә дә таралачак.

Кыярлары үсә башлау белән ике атнага бер тапкыр 1:7 исәбеннән су (1 чиләк тирескә 7 чиләк су) кушылган (башка үсентеләргә 1:6 исәбеннән) тирес әчеткесе белән тукландырырга кирәк. Тирес әчеткесе сибеп торганда, кыяр көзгә хәтле картаймый, температура +10...+12 0Ска кадәр төшкәнче уңыш бирәчәк.

"ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга