Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

КЫЯР ЯФРАГЫНА ЗЫЯН КИЛСӘ...

Кыяр су ярата. Шуңа да төпләрен гел дымландырсаң да җитми, яфраклар шиңәргә мөмкин.

Яфрак шиңә. Кыяр су ярата. Шуңа да төпләрен гел дымландырсаң да җитми, яфраклар шиңәргә мөмкин. Икенче сәбәп — минераль ашламаларны күп кертү. Туфрак артык тозлана, нәтиҗәдә яфракларда чагыла. Әлеге очракта, артык ашламаны юдыру өчен, чиста суны күбрәк сибәргә киңәш ителә, ди бакчачы Франс Хәлилов. Бу шулай ук фузариоз авыруы нәтиҗәсе дә булырга мөмкин.

Яфрак саргая. Гадәттә, бу азот җитмәгәндә күзәтелә. 1 шырпы кабы кадәр карбамидны (мочевина) 10 л суда эретеп, кыярның төбенә һәм яфракларына сиптерергә кирәк, дип киңәш итә агроном Фәрит Гыймранов.

Яфрак агара. Кыярга калий, магний җитмәгәндә йә корткычлар зыян китергәндә, яфрак агара. Дым җитмәсә яисә артык күп булса да агару күзәтелә. Төгәл сәбәбен ачыклап, кыярны минераль ашламалар белән тукландырырга, корткычларга каршы көрәшергә кирәк.

irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга кыяр үстерү