Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кыярлар төз һәм матур үссен өчен...

Тозлау өчен хуҗабикәләр бер озынлыктагы, төз һәм матур кыярларны сайларга тырыша.

Тик кайчагында түтәлләрдә груша формасындагы, яки кәкре-бөкре кыярлар да үсә башлый. Шундый хәл булмасын өчен нәрсә эшләргә? Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгече Гөлия Дәүләткулова бу уңайдан шундый киңәшләр бирә:

— Бакчада мондый кыярлар үсә икән, димәк, аларга ниндидер микроэлементлар җитми. Күпчелек очракта — калий һәм азот. Җәй уртасында бу аеруча сизелә. Төннәр суыту белән дә яшелчәләрнең формасы үзгәрә.
Калий җитмәгәндә кыяр саргая, алар груша формасын ала. Шул ук вакытта аның яфраклары да эчкә таба бөрешә башлый, аларда таплар барлыкка килә. Хәлне яхшыртыр өчен үсемлекләргә калий тозы сибәргә (25-30 граммны суда эретеп), дүрт көннән түтәлгә яхшы итеп су сибәргә кирәк. Шулай ук көл төнәтмәсе сибү дә яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен көлне су белән бутап, бер тәүлек тоткач, яшелчәләргә коярга кирәк. Бер кыяр төбенә бер литр чамасы җитә.
Кыяр аксыл-яшел төскә кереп, формасы кишерне хәтерләтсә, аны мочевина белән эшкәртергә киңәш итәм. 5 граммны суда эретеп, сиптерегез.
Кыярларга дөрес итеп су сипмәү дә, аларның формасы үзгәрүгә китерүе ихтимал. 25-28 градус җылылыкта булган суны 2-3 көнгә бер тапкыр сибеп торырга кирәк. Август уртасыннан киресенчә, атнасына бер тапкыр су сибү дә җитә.
Тагын бер сәбәп — кыярны ел саен бер урынга утырту. Бу яшелчәне кәбестә, помидор, бәрәңге, чөгендер, борчактан соң утырту әйбәт. Кыярның уңышын ике-өч көн саен җыеп торырга кирәк. Бу уңышның сыйфатына да, күләменә дә зур йогынты ясый.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыяр